РАЙОНЫБЫЗНЫҢ ӨЧЕНЧЕ УРАК БАТЫРЫ – “НИГЕЗ” ХУҖАЛЫГЫ: Дамир Җәлилов: Авыл хуҗалыгы шундый тармак - аның түбәсе ябылмаган!

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

“Нигез” җәмгыяте Актаныш районында өченче булып 2020 елның урагын “җиңү”гә иреште. 29 август кичендә соңгы гектарларның уңышын җыйнап алган хуҗалык, шул рәвешле, 30 август – бәйрәм иртәсен “Урак батыры” дигән дәрәҗәле исем белән лаеклы каршы алды.

Беренчеләрдән булып урак батырларын район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрик итте.

Хөрмәтле Дамир Әмин улы! Районыбыз халкы һәм шәхсән үземнең исемнән Сезне зур җиңүегез белән чын күңелдән котлыйм. Һава торышының тотырыксыз килүенә карамастан, Сез яхшы уңыш белән урып-җыюны төгәлләдегез. Сеәгә һәм сезнең коллективка ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, киләчәктә дә зур уңышлар телим”, - диелә котлау телеграммасында.

Шунысы игътибарга лаек, быел да нигезлеләрнең гектар уңышы рекордлы. Район буенча хуҗалык бу күрсәткеч буенча тиңдәшсез лидер -  гектар куәте 63,1 центнерны тәшкил итә. 640 гектардан алынган бөртеклеләрнең тулаем җыемы  – 44 000 центнер.

Өч дистә елдан артык хуҗалык белән идарә иткән Дамир Әмин улы  әлеге күркәм нәтиҗәләрнең  нигезендә механизаторларның, җәмгыять хезмәтчәннәренең бердәм, фидакарь хезмәте ятканын ассызыклый. Баш агроном Рузил Зәкиев җитәкчелегендәге бригада алтын бөртекләрне җыйнап алуда риясыз хезмәт куйган. Җир улларының вакыт белән исәпләшми куйган хезмәт нәтиҗәләре кунанычлы – урып-җыюның төрле елларын күргән җитәкче Дамир Җәлилов үзе биргән бәя бу.

Быелгы урак өстенең  яңгырлы булуы “Нигез”  хуҗалыгы кыр батырларының эшендә дә тоткарлык тудырмый калмаган.

- Авыл хуҗалыгы шундый тармак -  аның түбәсе ябылмаган! Табигать шартларына җайлашып,  явымсыз һәр көннең кадерен белеп эшләргә туры килә. Бердәмлек тә, техника мөмкинлеге дә шушы шартларда сынала, - ди Дамир Әмин улы.

Хуҗалык өчен 2020 елның урып-җыю сезоны ничә көнгә сузылган соң? Икмәк кадерен белгән тәҗрибәле җитәкче  яңгырлы көннәрне кыр көндәлегенә кертеп исәпләми.

- Быелгы уракта эшләгән көнгә караганда, яңгырлы күккә карап торган көннәр күбрәк булды. Шул көннәр хисабына озакка сузылды урып-җыю. Дүрт кыр корабыбыз бар – аларның  басудагы бөртекләрне җыйнап алырлык егәре дә, мөмкинлеге дә бар иде, тик менә һава шартлары гына сынады, - ди ул.

Икмәк язмышын хәл иткән  зур кампанияне төгәлләгән “Нигез” җәмгыяте хезмәтчәннәренең җиңе әле дә сызганулы – басуда техник культуралар чират тора. Хәер, тынгысыз җитәкченең тынгысыз коллективы 29 августта ук төнге сменада рапс культурасына тотынган. Көннәр игенчелек тармагы өчен уңай торганда, ял турында уйламый нигезлеләр – җитен басулары да җир улларын көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International