2019 елда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова истәлегенә Актаныш гимназиясендә интерактив музей ачылган иде.
«Гимназиядә Татарстанның, Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган балалар укый. Алар бирегә ана телендә белем алырга килә. Бу балалар татар телен генә түгел, аның мәдәниятен, сәнгатен, шулай ук Әлфия апа кебек бөек шәхесләрен белеп үсәргә тиеш. Әлфия Авзалова моңнарында тәрбияләнгән буын тәртипле, тәүфыйклы булачак, укуында да уңышларга ирешәчәк», — дигән нигезле фикерен җиткергән иде бу уңайдан Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов.
30 август көнне интерактив стильдә эшләнгән музей белән тәүге тапкыр Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова танышты.
Әнисенең тормышын чагылдырган фотографияләр, концерт афишалары, яшь чагында төшерелгән аклы-каралы фильм-клиплар, 70нче еллар радиоалгычыннан Әлфия апаның яңгыраган җырлары – болар берсе дә Зөлфия ханымны битараф калдырмады.
“Бүгенге көн минем өчен сөенечле дә, моңсу да. Хисләрем ташый. Актанышка, аның җитәкчелегенә, халкына рәхмәтем чиксез зур”, - диде ул музейда йөргәндә.