Чөгәнәдә 1 сентябрьгә өр-яңа мәктәп-бакча сафка басты

2020 елның 30 августы, якшәмбе

 Бүген Чөгәнә авылында өр-яңа мәктәп- бакча рәсми төстә ачылып, файдалануга тапшырылды. 1 сентябрьндә  Актанышның беренче санлы мәктәбенең структур бүлекчәсе булган белем һәм тәрбия бирү йорты укучыларны һәм бакча балаларын үзендә каршы алачак.

Чарада алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин һәм Казан шәһәрендә Актаныш якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим  Вахитов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International