Бүген җитәкчелек "Безнең ишегалды" программасы буенча иң беренчеләрдән булып төзекләндерелгән беренче кварталда булып, эшләнгән эшләр белән танышты.
Ишегалды берләштергән күпфатирлы йортларда гомер кичерүчеләр "Безнең ишегалды" программасына старт биргән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Энгель Фәттаховка, төзекләндерү эшләрен башкарган һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.