Район хуҗалыклары арасында урып-җыю лидерлары билгеле

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Актаныш районы хуҗалыклары арасында Нур Баян исемендәге җәмгыять беренчеләрдән булып урып-җыюны төгәлләде.

Бүгенге көнгә районның урып-җыю лидерлары сафын “Чишмә”  хуҗалык җитәкли. Чишмәлеләр көзге кампанияне 92 процентта башкарып чыккан.  86 процент күрсәткеч белән “Нигез” хуҗалыгы икенче урында бара. “Актаныш” агрофирмасында  башкарылган эш күләме 81  процентны, “Чишмә” агрофирмасында 75 процентны тәшкил итә.

Шул ук вакытта урып-җыю  экваторына  җитмәгән хуҗалыклар да бар. “Чиялек”  җәмгыяте урып-җыюны 44  процентта төгәлләсә, СПСК”Агыйдел” 45  процентта гына игеннәрен җыйнап алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International