Район Советының кече утырышлар залында узган бүгенге сишәмбе брифингын башкарма комитет җитәкчесе Илшат Илфат улы Габделхәев алып барды. Бүгенге брифинг "Җир бирү, торак белән тәэмин итүдә халыктан кергән сораулар, гамәлдәге дәүләт программалары" темасына узды.
.png)
Ул, Советлар Союзы таркалганнан соң, ягъни соңгы 30 ел эчендә, әлеге мәртәбәле оешмага алынган беренче татар язучысы булып санала.
Ленар Шәех сүзләренчә, ул август аенда документларын тапшырган һәм Россия Язучылар берлегенең чираттагы идарә утырышында бертавыштан берлеккә алынган. Аңа якут, башкорт һәм рус язучылары рекомендация биргән.
.jpg)
Бүген Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов рәислегендә оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән атналык киңәшмә узды. Энгель Нәвап улы җитәкчеләргә сайлауларны уңышлы уздырудагы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, алдагы көнгә бурыч-максатлар билгеләде.
10 сентябрь көнне Алабуга шәһәрендә җәмәгать тәртибен саклау буенча "Форпост" яшьләр формированиеләренең зона спартакиадасы узды. Спартакиадада 9 район катнашты: Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Минзәлә, Актаныш, Әгерҗе, Алабуга, Тукай, Зәй муниципаль районнары.
Актаныш районы хуҗалыкларына август уртасыннан да соңармый малларны җәйләүләрдән кайтарып бетерү бурычы куелса да, бүген дә кайбер җәмгыятьләрдә "лагерь тормышы" дәвам итә. "Башак", "Наратлы", "Эконом" "Алга" җәмгыятьләре, Нур Баян исемендәге хуҗалык нәкъ менә шушы җитешмәүчеләр сафында.
.jpg)
Районның өч җәмгыяте кукурузадан силос салу эшенә кереште. Өлгерлекне “Актаныш” агрофирмасы, “Башак”, “Наратлы” хуҗалыклары күрсәтте.
“Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев кукурузаны обөртеккә алырга иртә дип белдерде. Бу эшне агрофирма октябрьгә планлаштыра.
.jpg)
Районның басу-кырларында җир уллары соңгы бөртекләрне алу белән мәшгуль. Актаныш урып-җыю кампаниясенең финишина матур нәтиҗәләр белән керә. 2020 елның икмәген зур югалтуларсыз җыйнап алуга ирештек. Әмма басуларда көзге кыр эшләре моның белән генә чикләнми - аграрийлар киләсе ел уңышына нигез сала.
.jpg)
Рөстәм Азат улы риппка каршы иң эффектлы чараларның берсе дип вакытында ясатылган вакцинаны атады. Бүгенге көнгә районга гриппка каршы 4 080 вакцина кайткан. Райондашларыбызга ясатылган 2 720 вакцинаның 680е үзган атнага туры килә.
.jpg)
Бүген – 14 сентябь көнне район Советының утырышлар залында Актаныш муниципаль районының җирле үзидарә, оешма, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды.
.jpg)
11-13 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Президентын һәм ТР муниципаль берәмлекләренең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлаулар Актанышта зур активлык белән узды. 22161 сайлаучының 21257 се – 95,92 проценты участокларга килеп гражданлык бурычын үтәгән.
Аерым кандидатларга килгәндә, нәтиҗәләр түбәндәгечә. «Бердәм Россия» партиясеннән кандидат ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов - 20544, «Россия коммунистлары» фиркасеннән кандидат Альфред Вәлиев - 405, «Гадел Россия» дән кандидат Альмир Михеев – 124, «Үсеш партиясе»ннән кандидат Олег Коробченко - 94, ЛДПРдан кандидат Владимир Сурчилов 80 тавыш җыйган.