БҮГЕНГЕ БРИФИНТА- Җир бирү, торак белән тәэмин итүдә халыктан кергән сораулар, гамәлдәге дәүләт программалары (ВИДЕОРЕПОРТАЖ)

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Район Советының кече утырышлар залында узган бүгенге сишәмбе брифингын башкарма комитет җитәкчесе Илшат Илфат улы Габделхәев алып барды. Бүгенге брифинг "Җир бирү, торак белән тәэмин итүдә халыктан кергән сораулар, гамәлдәге дәүләт программалары" темасына узды.
Җир һәм торак алган вакытта документлар туплау, бешемәләр җыю тәртибен Актаныш районы күпфункцияле үзәк җитәкчесе Рәйлә Ринат кызы Фәрхетдинова аңлатты. Рәйлә Ринат кызы милекне сатып, киредән рәсмиләштерү очракларына шәрехләмә бирде. 
Торак төзү өчен җир алу буенча Актаныш районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Лариса Петровна Галиуллина аңлатма бирде. 
Район башкарма комитетының Инфраструктур үсеш бүлеге башлыгы урынбасары – торак бүлекчәсе җитәкчесе Сирина Фәнис кызы Шәехова торак алуда гамәлдәге дәүләт программалары эчтәлеге белән таныштырды, халык сорауларына җавап бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International