Бүген Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов рәислегендә оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән атналык киңәшмә узды. Энгель Нәвап улы җитәкчеләргә сайлауларны уңышлы уздырудагы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, алдагы көнгә бурыч-максатлар билгеләде.
Район полиция бүлеге, янгын сагы хезмәте җитәкчелеге атналык эшчәнлеккә хисап тотты. Район үзәк хастаханәсе баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазиров COVID-19 инфекциясенә карата җиңел карашта булмаска чакырды, шулай ук үзәк хастаханәдә сезонлы грипп авыруына каршы вакциналар ясау дәвам итә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев авыл хуҗалыгы юнәлешендә башкарылган эшчәнлеккә анализ ясады. "Россия авыл хуҗалыгы үзәге"нең Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Әфка Сәрвәров көзге һәм язгы чәчүлек орлык әзерләү, район советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова үзара салым акчаларын үзләштерү, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева авыл җирлекләрен 13 критерий белән бәяләү нәтиҗәләре белән таныштырды. Башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев авыл җирлекләрендә кулланылышка тапшырылган йортлар күләмен арттырырга кушты.