Һөнәри эшчәнлектәге казанышлары, нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан “Актаныш икмәк комбинаты” кулланучылар җәмгыяте хисапчысы Фәүзия Габидин кызы Минһаҗева Актаныш район башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Юбилярны ихластан котлыйбыз, сәламәтлек, гаилә иминлеге, хезмәтендә уңышлар телибез.
Бүген – 15 сентябрь көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, расланган график нигезендә, алдан кабул итүгә язылган гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Район башлыгына мөрәҗәгать итү нигездә торак шартларын яхшырту, җир һәм мөлкәт мәсьәләләре, яңа төр җитештерү ачу буенча булды.
Актаныш авылында күпкатлы йортлардагы фатирлар шәхси җылытуга күчте. Ике контурлы котелларга газ кушылды. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов газ кушу барышы белән танышып, фатир хуҗаларының сөенечләрен уртаклашты.
Ленин урамындагы 5нче йортта яшәүче Габделхәева Зөлфирә апа күршеләре исеменнән рәхмәт әйтте..png)
Бүген Актаныш үзәгендәге фатирларга рәсми төстә төстә җылылык бирелә башлады. Башка еллардан аермалы буларак, быел үзәктәге 1 260 фатир салкын кышка шәхси җылыту системасы - ике контурлы казан белән керә.
Кулланучылар хокукларын яклау хэм кеше иминлеген саклау олкэсендэ күзәтчелек итү федераль хезмэтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль булеге мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча 2020 елның 14 нче сентябреннән 5 нче октябрына кадәр кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан «кайнар линия» үткәрелүе турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча (88552) 32-06-07, 32-05-39, 46-41-52, (885552) 3-09-62, 3-00-26 номерларына шалтыратырга мөмкин.
Җәйге ялларны планлаштырганда, кешеләр ял итү урынына барып җитүнең иң тиз һәм уңайлы ысулы буларак авиалинияләргә өстенлек бирә.
2020 елның 1 сентябрендә «Кулланучылар кредиты (займ) турында» федераль законның 7 һәм 11 статьяларына һәм «Ипотека (күчемсез милек залогы) турында» федераль законның 9.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында 2009 елның 27 декабрендәге 483-ФЗ номерлы федераль закон үз көченә керде.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
18 сәгатьтән 15 сентябрьдан 18 сәгатькә кадәр 2020 елның 16 сентябрьга Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: 2020 елның 16 сентябрьнда иртән, көндез һәм кичендә Татарстан территориясендә урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 15-18 м/с) көтелә.
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Бүген, 15 сентябрь көнне, район Советының кече утырышлар залында гамәлләштерелгән сишәмбе брифингы җир бирү, торак белән тәэмин итү буенча халыктан кергән сорауларга багышланды.
.jpg)
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча 2020 елның 14 нче сентябреннән 5 нче октябренә кадәр кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан «Кайнар линия» үткәрелүе турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча (88552) 32-06-07, 32-05-39, 46-41-52, (885552) 3-09-62, 3-00-26 номерларына шалтыратырга мөмкин.