Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча 2020 елның 14 нче сентябреннән 5 нче октябренә кадәр кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан «Кайнар линия» үткәрелүе турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча (88552) 32-06-07, 32-05-39, 46-41-52, (885552) 3-09-62, 3-00-26 номерларына шалтыратырга мөмкин.