Актаныш фатирлары бүгеннән яңача җылытыла башлады

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Бүген Актаныш үзәгендәге фатирларга рәсми төстә төстә җылылык бирелә башлады. Башка еллардан аермалы буларак, быел үзәктәге 1 260 фатир салкын кышка шәхси җылыту системасы - ике контурлы казан белән керә.



Җәй буена сузылган эшләрнең сөенечле нәтиҗәләрен күпфатирлы йортта яшәүчеләр зарыгып көтеп алды. Ленин проспекты бишенче йорт адресы буенча яшәүчеләрнең бәхетле мизгелләрен район башлыгы Энгель Фәттахов уртаклашты.



"Быел Актанышта зур эш башкарылды. Бүген исә без газны фатирларга тоташтырып, җылылык җибәрү өчен рәсми рөхсәт алдык. Эшләрне салкыннар башланганчы төгәлләүгә ирештек. Бу атнада барлык фатирларга һәм мәктәп-бакчаларга җылылылык киләчәк", дип белдерде Энгель Нәвап улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International