СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Җир бирү, торак белән тәэмин итүдә халыктан кергән сораулар, гамәлдәге дәүләт программалары

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Бүген, 15 сентябрь көнне, район Советының кече утырышлар залында гамәлләштерелгән сишәмбе брифингы  җир бирү, торак белән тәэмин итү буенча халыктан кергән сорауларга багышланды.


Сишәмбе брифингы район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Гәбделхәев рәислегендә үтте.

Аның эшендә  район башкарма комитетының Инфраструктур үсеш бүлеге башлыгы урынбасары – торак бүлекчәсе җитәкчесе Сиринә Шәехова, Актаныш районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Лариса Галиуллина, Актаныш районы күпфункцияле үзәк җитәкчесе Рәйлә Фәрхетдинова катнашты.

Җир һәм торак алган вакытта нинди документлар тупларга, бешемәләр җыю тәртибе. Саткан, киредән рәсмиләштергән очракларда нишләргә? Күпләрне борчыган әлегә сорауга  Актаныш районы күпфункцияле үзәк җитәкчесе Рәйлә Ринат кызы ачыклык кертте.

Актаныш районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Лариса Петровна үз чыгышында торак төзү өчен җир алу тәртипләре  хакында  бәян итте.


Торак алуда гамәлдәге дәүләт программалары белән район башкарма комитетының Инфраструктур үсеш бүлеге башлыгы урынбасары – торак бүлекчәсе җитәкчесе Сиринә Фәнис кызы таныштырды. Сиринә  Шәехова  шулай ук бу юнәлештә халыктан кергән сорауларларга җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International