Кредитны вакытыннан алда түләп бетергәндә иминият премиясен кире кайтаруга кулланучы хокукы турында

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

2020 елның 1 сентябрендә «Кулланучылар кредиты (займ) турында» федераль законның 7 һәм 11 статьяларына һәм «Ипотека (күчемсез милек залогы) турында» федераль законның 9.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында 2009 елның 27 декабрендәге 483-ФЗ номерлы федераль закон үз көченә керде.

Гаризаны иминият компаниясенә яки банкка (әгәр дә заем аның аша страховкаланган булса) җибәрергә мөмкин.

Иминият оешмасы гариза алган көннән алып 7 эш көне эчендә иминиятләштерелмәгән чор өчен премиянең бер өлешен кире кайтарырга тиеш.

Әлеге яңалыклар 1 сентябрьдән соң төзелгән иминият килешүләренә карата кулланылачак.

Исегезгә төшерәбез, иминият килешүен төзүгә мәҗбүр итү закон белән тыелган. Шуның белән бергә, бу кагыйдәдән искәрмә дә бар, ул бурычка алучының килешү буенча салынган милекне югалту һәм зыян китерү куркынычын (әйтик, ипотека вакытында) иминиятләштерү бурычына кагыла.

Башка очракларда банк заемчыга кулланучылар кредитының альтернатив вариантын (займ) тәкъдим итәргә бурычлы, ул кыйммәтрәк булырга мөмкин (югары процент ставкасы белән).

Моннан тыш, иминиятләштерү хезмәте бәйле булып чыкса һәм аны рәсмиләштерү мизгелендә банк хезмәткәрен страховка кирәкми дип ышандыру мөмкинлеге булмаса, кулланучы мондый хезмәттән килешү төзегәннән соң 14 көн дәвамында баш тартырга хокуклы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International