Актанышта ТР Президенты сайлауларының нәтиҗәләре – сайлаучылар 96, 65 процент тавышны Рөстәм Миңнеханов өчен бирде

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

11-13 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Президентын һәм ТР муниципаль берәмлекләренең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлаулар Актанышта зур активлык белән узды. 22161 сайлаучының 21257 се – 95,92 проценты  участокларга килеп гражданлык бурычын үтәгән.

Аерым кандидатларга килгәндә, нәтиҗәләр түбәндәгечә.  «Бердәм Россия» партиясеннән кандидат ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов - 20544,  «Россия коммунистлары» фиркасеннән  кандидат Альфред Вәлиев - 405, «Гадел Россия» дән кандидат Альмир Михеев – 124, «Үсеш партиясе»ннән кандидат Олег Коробченко - 94,  ЛДПРдан кандидат Владимир Сурчилов 80 тавыш җыйган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International