Бүген – 14 сентябь көнне район Советының утырышлар залында Актаныш муниципаль районының җирле үзидарә, оешма, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды.
Районда оператив хәлнең торышы белән Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге вәкиле, Илназ Шәрифьянов - 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе, Рөстәм н– район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары таныштырды.
Авыл хуҗалыгы тармагында эшләрнең барышы хакында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев сөйләде.
Район Советы рәисе урынбасарыРәйхан Галимҗанова җирлекләрдә җыелган үзара салым акчаларының конкурска куелышы буенча мәгълумат бирде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева үз чыгышында җирлекләр белән төзелгән килешү үтәлешенең ике кварталлык нәтиҗәләрен атады.
Районның башкарма комитет җитәкчесе Илшат Гәбделхаев торак тапшыру буенча җирлекләрдә башкарылган эшчәнлеккә анализ ясады.