Районның басу-кырларында җир уллары соңгы бөртекләрне алу белән мәшгуль. Актаныш урып-җыю кампаниясенең финишина матур нәтиҗәләр белән керә. 2020 елның икмәген зур югалтуларсыз җыйнап алуга ирештек. Әмма басуларда көзге кыр эшләре моның белән генә чикләнми - аграрийлар киләсе ел уңышына нигез сала.
Бүген җәмгыятьләр алдында көзге кыр эшләрен оешкан төстә, комплекслы төгәлләү бурычы тора. Хуҗалыклар басудан салам җыю эшләрен тизләтә – салам төргәкләре, салам теземнәре булган участоклар көзге кыр эшләрен тоткарлый. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев сүзләреннән аңлашылганча, соңгы көннәрдә бу эш аеруча актив башкарылган.
Хуҗалыкларның көче шулай ук көзге җир эшкәртүгә юнәлтелгән. 14 сентябрьгә төп җир эшкәртү башкарылырга тиеш булган 57 514 гектарның 41 процентында эш төгәлләнгән. Бу – 23 748 гектар мәйдан дигән сүз. Актаныш технология техникумы, “Чәчер” җәмгыяте, “Нигез”, “Башак”, “Тамыр”, “Чишмә”, “Нур”, “Ташкын”, “Саф”, Нур Баян исемендәге хуҗалыкларның күрсәткечләре районның уртача күрсәткеченнән югарырак.
7-14 сентябрь аралыгында җәмгыятьләр гомуми 6 507 гектар җир эшәкртүгә ирешкән. Районда бер көнгә уртача 930 гектар мәйдан эшкәртелә.
Мондый темплар белән барсак, зяб эшкәртүне кайчанга төгәлләрбез? Әлеге сорауга ачыклыкны Нәфис Әзһәм улы кертте. Җитәкче уртача көнлек эшчәнлек анализыннан чыгып, һәрбер хуҗалыкның төп җир эшкәртүне “җиңү” срокларын атады. Нәфис Сәлимгәрәев анализыннан күренгәнчә, бу юнәлештә эш темпларын арттырмасак, кайбер хуҗалыклар төп җир эшкәртүне декабрьгә кергәч кенә (!!!) төгәлли алачак. Мисал өчен, “Актаныш” агрофирмасында ул 102 көн, “Эконом”да – 81, СПСК “Агыйдел”дә 74 көн дәвам итәргә мөмкин.
“Көзге хезмәт – язгы хөрмәт” дигән гыйбарәнең асыл мәгънәсен җир улларыннан да яхшырак аңлаучы бармы икән? Тик менә язын хөрмәтле булу өчен көзге сынауны үтү шарт.