Татар язучысы, якташыбыз, шагыйрь Ленар Шәех Россиянең язучылар берлегенә кабул ителде

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Ул, Советлар Союзы таркалганнан соң, ягъни соңгы 30 ел эчендә, әлеге мәртәбәле оешмага алынган беренче татар язучысы булып санала.

Ленар Шәех сүзләренчә, ул август аенда документларын тапшырган һәм Россия Язучылар берлегенең чираттагы идарә утырышында бертавыштан берлеккә алынган. Аңа якут, башкорт һәм рус язучылары рекомендация биргән.

 Россия Язучылар берлеге СССР Язучылар берлегенең (1934-1991) дәвамчысы булып санала. Татарстаннан кала һәр төбәктә аның региональ бүлекчәсе бар.

Ленар Шәех — Татарстан, Россия һәм халыкара әдәби премияләр лауреаты. Татар, рус, инглиз, башкорт, кыргыз телләрендә дөнья күргән егерме дүрт китап авторы. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International