Бүген хакимият бинасында гамәлләштерелгән киңәшмәдә әлеге тема көнүзәк мәсьәләләрнең берсе буларак каралды.
Актаныш үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Могътазиров үз чыгышында сәламәтлек өлкәсендәге бүгенге вәзгыять белән таныштырып, атна эчендә салкын тию һәм үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләрнең саны белән таныштырды. Саннар динамикасы даими алышынып тора – бу исә вирусның барлыгын дәлилли. Гомумән алганда, 1 187 пневмания очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә бу авыру 33 кешедә исәпләнә. Аларның алтысы дәвалану курсын Яр Чаллы хастаханәсендә үтә.
Шуңа күрә дә баш табиб урынбасары залда утыручы җитәкчелек составына мөрәҗәгать итеп, оешма-учреждениеләрдә хезмәт куючыларның сәламәтлегенә җитди карарга, уяулыкны югалтмаска чакырды.
“Вирус йоктырмауның бердән-бер юлы – саклык чараларын дөрес куллану. Һәр көн иртән эшкә килүчеләрнең тән температурасын үлчәүне оештырыгыз. Авыру кешенең коллектив белән контакты булырга тиеш түгел!”, - дип кисәтте ул.
Рөстәм Азат улы шулай ук гриппка каршы иң эффектлы чараларның берсе дип вакытында ясатылган вакцинаны атады. Бүгенге көнгә районга гриппка каршы 4 080 вакцина кайткан. Райондашларыбызга ясатылган 2 720 вакцинаның 680е үзган атнага туры килә.
Шулай ук бу атнадаган Актаныш районында балаларга да гриппка каршы вакцина куела башлый. Бу максаттан 1 460 вакцина кайтартылган. Моннан тыш, 60 вакцина авырлы хатын-кызларга билгеләнгән.
“Гриппка каршы прививканы үзәк хастаханәдә дә ясатырга мөмкин. Моның өчен башта үзегез теркәлгән гомум-гамәли табибка күренәсез, вакцина ясау өчен каршылыклар булмаса, прививка ясый торган кабинетта сезгә бу хезмәт күрсәтелә”, - дип аңлатма биреп үтте Рөстәм Азат улы.