Энгель Фәттахов: "Сентябрьдә җәйләүдә сөт саумыйлар!"

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Актаныш районы хуҗалыкларына август уртасыннан да соңармый малларны җәйләүләрдән кайтарып бетерү бурычы куелса да, бүген дә кайбер җәмгыятьләрдә "лагерь тормышы" дәвам итә. "Башак", "Наратлы", "Эконом" "Алга" җәмгыятьләре, Нур Баян исемендәге хуҗалык нәкъ менә шушы җитешмәүчеләр сафында.

Көзге чорга аяк басканда, җәйләүдә кунган сыердан мул савым алып булмавы көн кебек ачык, юкса. Ачы таңнан иртәнге савымга кузгалган савымчылар өчен дә лагерьдәге эш кыенлыклар тудыра.

Бүген хакимият бинасында оештырылган гомуми җыелышта да малларны кайтарып бетерү җитди таләп итеп куелды.

"Сентябрьдә җәйләүдә сөт саумыйлар!" - дигән тәнкыйтен җиткерде бу уңайдан район башлыгы Энгель Фәттахов хуҗалык җитәкчеләренә.

Бүген-иртәгә маллар тулысынча төзекләндерелгән, чистартылган торакларга кайтырга  тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International