Шигърият дөньясы - гаҗәеп һәм тылсымлы. "ШАЯН ТВ" балалар телеканалы зур күләмле #ЯратканШигырь флешмобын башлап җибәрде. Бу проект яраткан шигырьләр аша туган телнең матурлыгын һәм байлыгын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Иң яхшы эшләрнең авторлары телеканал эфирында күрсәтеләчәк. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов анда беренчеләрдән катнашып өлге күрсәтте. Бүген #ЯратканШигырь флешмобы кысаларында Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов үзенең яраткан шигырләренең берсен- Һади Такташның "Нәни разбойник" шигырен сөйләде. Хөрмәтле райондашлар, тыңлагыз һәм #яратканшигырь флешмобында катнашыгыз!
Киләсе ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр иткән иде. Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Әнгам Атнабаевның "Туган җирем" шигырен сөйләп, Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирде.
Шушы көннәрдә Илназ Мәгъданов җитәкләгән приютта да этләрне стерильләштерә башлаганнар. 11 ана эт әлеге процедураны уңышлы гына үткән. Приютның шушы чыгымлы эшкә алыну нигезендә дә сукбай эт-көчекләрнең санын арттырмау ята. Стерильләштерү процедурасын Илназ Мәгъдановның Яр Чаллы шәһәрендәге дусты – ветеринар башкара.
.jpg)
Бүген Актанышта боз кисү эшләре тулы куәттә бара. Быел да үзәккә боз блоклары Иске Иделдән кайтарылачак. Әлеге хезмәткә Актаныш икмәк кабул итү предриятиесе, Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү һәм районның газ оешмалары җәлеп ителгән. Оешма-предприятие хезмәткәрләре бензин пычкысы белән кискән боз блокларын “Актаныш юллары”, ИТК, ПМК кебек оешмалар алдан билгеләнгән мәйданнарга ташый.
.jpg)
10 декабрь көнне Актаныш районы мәгариф идарәсенә яңа җитәкче билгеләнде. Әлеге җаваплы вазыйфны моңа кадәр район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары булып хезмәт куйган Раниза Митьян кызы Шакирова башкарачак.
.jpg)
Быелгы кышка Актаныш районы 30 берәмлек кар чанасы белән керә. Аларның 21е техник карау узган. Калганнары контрольдә һәм ел ахырына кадәр тикшереләчәк.
16-21 ноябрь көннәрендә Сарман аграр көллияте базасында «авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар»(WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты узды. Чараның тантаналы ачылышында флагны күтәрү хокукы әлеге чемпионатның челтәр этабы җиңүчесе - Актаныш технология техникумының дүртенче курс студенты Искәндәр Хабибуллинга бирелде.
.jpg)
Райондашыбыз Раббани Нургалиев көрәш буенча Россия чемпионатында дәрәҗәле беренче урынга лаек булды. Ул 60 килограмм авырлыкта җиңүче булып танылды. Раббани Нургаливны ихлас күңелдән барлык Актаныш районы исеменнән тәбрик итәбез! Алга таба да уңышлар телибез!
.jpg)
Бүген "Яшьлек" яшьләр үзәгендә инглиз теленнән республика олимпиадасының муниципаль этабы җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасы узды.
Кичә 11 декабрь көнне инглиз теленнән олимпиадада район мәктәпләреннән 117 укучы катнашты. Ачыклап әйткәндә IV сыйныфлардан 21, V-VI сыйныфлардан 46, VII-VIII сыйныфлардан 37, IX-XI сыйныфлар буенча 13 укучы чит телне бик яхшы белүдә көч сынашкан.
Физкультура- кеше сәламәтлеген саклауга һәм аның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән дисциплина. Әлеге предмет буенча соңгы елларда олимпиадалар даими уздырыла. Теория, җиңел атлетика, гимнастика өлешләре буенча баллар куела. Гимнастиканы спорт мәктәбе остазлары Данилә Кәрәмова, Гөлнара Мортазина, Зөһрә Хуҗина, җиңел атлетика буенча белем һәм күнекмәләрне Илмар Исламов, Раил Гыйльфанов, Ирек Мөхәммәтов бәяләде. Жюри составына район мәгариф идарәсе рәхмәт белдерә.