ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ: Актаныш районы мәгариф идарәсенә яңа җитәкче билгеләнде

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

10 декабрь көнне Актаныш районы мәгариф идарәсенә яңа җитәкче билгеләнде. Әлеге җаваплы вазыйфны моңа кадәр район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары булып хезмәт куйган Раниза Митьян кызы Шакирова башкарачак.

БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ: Раниза Митьян кызы 1977 елда Актаныш районы Ирмәш авылында дөньяга килә. 1998 елда Казан дәүләт педагогия университетын тәмамлый һәм хезмәт юлын Яр Чаллы шәһәрендәге 34нче санлы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлап җибәрә.

2004 -2005 елларда мөгаллимлек хезмәтен Раниза Шакирова Казан шәһәренең 68нче санлы мәктәбендә дәвам итә. 2005 – 2010 елларда әлеге белем бирү учреждениесендә директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфаларын башкара.

2010 елдан райондашыбыз Актанышта яши һәм эшли. 10 ел эчендәге хезмәт юлы район мәгариф идарәсе һәм Актанышның беренче санлы мәктәбе белән бәйле. 2020 елның август аенда Раниза Митьян кызы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә. Гомуми эш стажы – 22 ел.

Яңа җитәкчегә яңа эш урынында уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International