Бүген “Яшьлек” мәдәни үзәгендә геология һәм химия фәннәре буенча олимпиадаларга нәтиҗәләр чыгарылып, җиңүчеләр һәм призерлар хөрмәтләнде. Методик берләшмә җитәкчеләре, фән укытучылары тарафыннан эшләнгән эшләргә анализ да ясалды.
.jpg)
Бүген район Советының киңәшмәләр залында “Актаныш районы җирлекләрендә шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт анализында антибиотик чыкмасын өчен куелган таләпләр, тәкъдим ителгән препаратлар” темасына брифинг узды. Брифингка район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлмгәрәев җитәкчелек итте.
Авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыклар сөтен җыю һәм тапшыруны оештыру, куелган максат, хәл итәсе мәсьәләләр турында Актаныш район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова таныштырды. Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Флүн кызы Насыйрова антибиотиклы сөт җыюны чикләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Ноябрь аенда хуҗалыклар арасында барган ярышта бер шартлы терлеккә узган ел белән чагыштырганда иң күп акча кереме кертеп, мөгезле эре терлек баш санын арттырып, иң күп ит һәм сөт җитештерүгә ирешкән өч хуҗалык: муниципаль район советы фондыннан акчалата бүләк белән хөрмәтләнде. Беренче урында "Чишмә" агрофирмасы, икенче урында- "Әнәк" агрофирмасы, өченче урында "Нигез" хуҗалыгы. Әлеге авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләренә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов акчалата бүләкләр тапшырды.
2020 елның 16 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская һәм суд приставларының федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе А. Ф. Закиров тарафыннан видеоэлемтә режимында гражданнарны кабул итү оештырыла.
Башкортстан Республикасында яшәүче милләттәшләребез делегегациясе Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат эшчәнлеге белән танышты.
МИЛЛӘТНЕ ЧИТТӘН КИЛЕП ҮСТЕРМӘСЛӘР: Башкортстан татарлары "Агыйдел" ансамбле белән танышты.
Башкортстанның 17 район вәкилләре Актаныш районында тәҗрибә уртаклашты.
Бүген Башкортстан Республикасы делегациясе вәкилләре Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта булып, аның эшчәнлеге белән таныштылар.
.jpg)
Бүген Башкортстан республикасыннан килгән кунаклар “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасына аяк басканда, зур соклану белән нәкъ шушы сүзләрне кабатлады.
.jpg)
Бүген, 14 декабрь көнне, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Актаныш районында Башкортстан Республикасы делегациясе белән очрашты.
.jpg)