Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Актаныш районында Башкортстан делегациясе белән очрашты

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Бүген, 14 декабрь көнне, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев  Актаныш районында Башкортстан Республикасы делегациясе белән очрашты.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашуга Башкортстанның татар оешмалары активистлары -  чиктәш республиканың 17 районыннан дистәләгән делегат килгән иде.  

Васил Шәйхразыев милләттәшләребезне сәламләп, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан уздырылган 2020 нче елдагы иң төп чаралар — Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы, август аенда узган Милли Җыен хакында бәян итте.

Дәрәҗәле кунаклар алдында  Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов  чыгыш ясады.  Энгель Нәвап улы чиктәш республика вәкилләрен  татарлар иң күп яшәгән район буларак танылган Актанышның яшәеше белән таныштырды, милли мәгариф, мәдәният хакында мәгълумат ирештерде.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев  Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортына җыелган  җәмәгатьчелекне Татарларның гамәл стратегиясе белән таныштырды. Искәртеп үтәбез,  агымдагы елның 29 августында Татарларның гамәл стратегиясе һәм Гамәл стратегиясен тормышка ашыру буенча эшчәнлекнең төп юнәлешләре кабул ителде. Стратегияне кабул итү Казанда Татар дәүләт Опера һәм балет театрында Милләт Җыенында оештырылды. Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү бурычын 2018 елда үз юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләде. Бу эш Бөтендөнья татар конгрессына йөкләтелгән иде.  Милләт җыены бертавыштан татар халкы стратегиясен кабул итте.

«Гамәл Стратегия»сенең юнәлешләре җыентык булып бастырылды. Аны хәзер һәр төбәк, татар оешмасы үзендә булдыра ала. Бүгенге очрашуда да әлеге гамәл стратегиясе катнашучыларга таратылды.

«Безнең төп бурычларыбызның берсе — «Гамәл Стратегия»сен тормышка ашыру. Ул һәр гаиләгә барып җитәргә тиеш! Җыентыкта юнәлешләр үтәлешен, уй-фикерләрне дә теркәп барырга, үзең өчен ниндидер планнарыңны язырга мөмкин, моның өчен махсус буш урыннар калдырылды,»- дип искәртте  Милли Шура рәисе.

Актаныштагы бүгенге очрашу  район  белән таныштыру, экскурсияләр белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International