Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә терлекчелек буенча 24 форма-киңәшмә узды(ВИДЕО)

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә терлекчелек мәсьәләләренә багышланган 24 форма-киңәшмә узды.

Хуҗалыкларның финанс-икътисади күрсәткечләренә район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәметдинов анализ ясады. Идарәнең терлекчелек буенча белгече Гүзәл Шаһиәхмәтова хуҗалыкларда терлекчелектәге үсеш, баш саннарын арттыру һәм киметү күрсәткечләрен, ит-сөт җитештерү дәрәҗәсен ачыклап чыгыш чыгыш ясады.  Селекция-нәсел хезмәте башлыгы Айрат Фәрит улы Мөхәммәтдинов хуҗалыкларда нәсел эше буенча эшчәнлекне, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Кадыйров  ветеринария таләпләренең үтәлеше, лейкозлы сыерларны тәрбияләүне бәяләде.

Ноябрь аенда хуҗалыклар арасында барган ярышта бер шартлы терлеккә узган ел белән чагыштырганда иң күп акча кереме кертеп, мөгезле эре терлек баш санын арттырып, иң күп ит һәм сөт җитештерүгә ирешкән өч хуҗалык:  муниципаль район советы фондыннан акчалата бүләк белән хөрмәтләнде. Беренче урында "Чишмә" агрофирмасы, икенче урында- "Әнәк" агрофирмасы, өченче урында "Нигез" хуҗалыгы. Әлеге авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләренә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов акчалата бүләкләр тапшырды.
Иң югары бүләк-Чаптар ат сынына "Чишмә" агрофирмасы директоры Ирек Галимов лаек булды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International