ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

 

Район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов бүген – 17 декабрь көнне Актаныш, Аккүз, Теләкәй авыл җирлеге башлыклары белән Казан шәһәрендә оештырылган тантанада катнаша.

Дәүләт Советы каршындагы мәйданда ТР муниципаль берәмлекләре арасындагы республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә - Татарстанның авыл җирлекләре башлыкларына машина ачкычлары тапшырылды. Актаныш районыннан Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесе Риназ Шәрипов, Аккүз авыл җирлеге башлыгы Галина Имамова, Теләкәй авыл җирлеге башлыгы Таһир Харрасовка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов машина ачкычлары тапшырды.

Республика смотр-бәйгесе Татарстанда 2010 елдан үткәрелә.

Рус теле олимпиадасының муниципаль этабында быелгы уку елында Актанышта барлыгы 120 укучы катнашкан.

 “Ватаным Татарстан” газетасы журналистлары, баш мөхәррир Гөлнара Сабирова җитәкчелегендә Актаныш районына килде. Татарстан Республикасының иң мәртәбәле газетасы вәкилләренең районыбызга сәфәренең төп максаты- мөхәррият үткәргән бәйге җиңүчеләрен тәбрикләү.
Моннан бер ел элек “Ватаным Татарстан” газетасы “Бу-минем туган авыл” бәйгесен игълан иткән иде. Чуракайдан Рамил Сәләхов “Игелекле авылдашым” номинациясендә җиңү яуласа, “Җир кешесе” номинациясендә Киров авылыннан Венера Сабитова беренче урынга лаек булды. Чуракай авылы мәдәният йорты сәхнәсендә газетаның баш мөхәррире Гөлнара Сабитова җиңүчеләрне хөрмәтләп, акчалата бүләк сертификатлары тапшырды.

Актанышта “Ватаным Татарстан” газетасы бәйгесе  җиңүчеләре бүләкләнде.


16
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Актанышка эшлекле сәфәр белән тарихчы-галим, фәннәр докторы, профессор, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев килде.

Искәндәр Аяз улы  Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов белән сәләтле балалар өчен гуманитар – гимназия интернат укучылары белән очрашты, лидерлык дәресләре бирде.

Эшлекле сәфәр кысаларында Искәндәр Аяз улы райондашларыбызга “Татарстан Республикасы торак пунктлары” энциклопедиясен тәкъдир итте.

Бүген “Яшьлек” яшьләр үзәгендә Татарстан тарихы фәненнән республика олимпиадасының муниципаль этабы җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Бүләкләү алдыннан олипиада эшләренә нәтиҗә ясалды. Актанышның беренче санлы мәктәбенең тарих укытучысы Руслан Сафиуллин, Актанышның икенче санлы мәктәбенең тарих укытучысы Энҗе Моталлапова, Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укытучысы Марат Гыйльметдинов һәр сыйныф буенча эшләрне анализлады.

Технология фәненнән олимпиадада җиңү өчен математика кебек төгәл фәннәр белән беррәттән, логик фикерләү һәм сөйләм культурасына ия булып үз проектларыңны яклый белергә кирәк. Технология укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Алмаз Рахманов ир балаларның эшләренә анализ ясап, катнашкан укучыларга, аларның остазларына рәхмәт белдерде. Ни кызганыч, технология фәнен тугыз мәктәп әллә ни кирәклегә санап тормаган, шуңа күрә катнашучылар саны узган ел белән чагыштырганда кимегән: быел 30 булса, узган ел 50 укучы катнашкан. Олимпиада ике көн дәвам итә, беренче көнне укучылар теория һәм гамәли күнекмәләрен күрсәтсә, кичә, 15 декабрь көнне үз куллары белән проектларын якладылар.

Технология фәненнән олимпиадада җиңү өчен математика кебек төгәл фәннәр белән беррәттән, логик фикерләү һәм сөйләм культурасына ия булып үз проектларыңны яклый белергә кирәк. Технология укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Алмаз Рахманов ир балаларның эшләренә анализ ясап, катнашкан укучыларга, аларның остазларына рәхмәт белдерде. Ни кызганыч, технология фәнен тугыз мәктәп әллә ни кирәклегә санап тормаган, шуңа күрә катнашучылар саны узган ел белән чагыштырганда кимегән: быел 30 булса, узган ел 50 укучы катнашкан. Олимпиада ике көн дәвам итә, беренче көнне укучылар теория һәм гамәли күнекмәләрен күрсәтсә, кичә, 15 декабрь көнне үз куллары белән проектларын якладылар.


15
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Геология мәктәпләрдә аерым фән булып укытылмаса да, быел әлеге предмет олимпиадасында барлыгы 33 укучы катнашкан. Биредә дә иң күп катнашучы VIII сыйныфта – 14 укучы. Җиңүче булып Актанышның беренче санлы мәктәбеннән Нияз Галимуллин танылды. Укытучысы – З.А.Галиева. Призер исемлегендәге укучылар Пучы, Әлем, Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләреннән.

Быел химия фәне буенча республика олимпиадасының муниципаль этабында Актаныш районыннан 33 укучы белемнәрен сынаган. Иң күп катнашучылар саны VIII сыйныфка туры килә. Барлыгы 16 укучы. Гомуми нәтиҗәләр буенча алар арасында җиңүчел булып Актанышның икенче санлы мәктәбеннән Рузилә Гайнетдинова танылды. Укытучысы И.Р. Вахитов. Муниципаль этап призеры Пучы мәктәбеннән Адилә Вахитова, укытучысы А.М. Вагизова.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International