Геология олимпиадасы җиңүчеләре хөрмәтләнде

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Геология мәктәпләрдә аерым фән булып укытылмаса да, быел әлеге предмет олимпиадасында барлыгы 33 укучы катнашкан. Биредә дә иң күп катнашучы VIII сыйныфта – 14 укучы. Җиңүче булып Актанышның беренче санлы мәктәбеннән Нияз Галимуллин танылды. Укытучысы – З.А.Галиева. Призер исемлегендәге укучылар Пучы, Әлем, Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләреннән.


IX сыйныфтан геология олимпиадасында барлыгы ун укучы үз белемнәрен сынаган. Иң күп балл җыеп, җиңүгә Киров мәктәбеннән Розанна Сәгъбетдинова иреште. Укытучысы – Р.Ф. Хафизова. Призерлар Байсар, Иске Кормаш, Актанышның беренче санлы мәктәпләреннән.


X сыйныфтан олимпиада биремнәрен алты мәктәп укучысы башкарган. Җиңүче - Актанышның беренче санлы мәктәбе укучысы Айгөл Джурабекова. Укытучысы – З.А. Галиева. Призерлар Пучы һәм Татар Суыксуы мәктәбе укучылары.


XI сыйныфтан геология фәне олимпиадасында 3 укучы катнашып, гомуми нәтиҗәләр буенча җиңүче булып Киров мәктәбе укучысы Адия Фәрдиева танылды. Укытучысы Р.Ф. Хафизова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International