Актанышта тарихчы-галим Искәндәр Гыйләҗев Татар энциклопедиясен тәкъдир итте

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Бүген Актанышка эшлекле сәфәр белән тарихчы-галим, фәннәр докторы, профессор, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев килде.

Искәндәр Аяз улы  Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов белән сәләтле балалар өчен гуманитар – гимназия интернат укучылары белән очрашты, лидерлык дәресләре бирде.

Эшлекле сәфәр кысаларында Искәндәр Аяз улы райондашларыбызга “Татарстан Республикасы торак пунктлары” энциклопедиясен тәкъдир итте.

Иллюстрацияләнгән фәнни белешмә Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан төзелгән. Энциклопедиядә география, геология, экология, тарих, мәдәният, архитектура, белем бирү, сәнәгать казанышлары һәм башка өлкәләргә кагылышлы мәгълүматлар бер системага салынып, иллюстрацияләр белән кыска гына белешмә рәвешендә тупланган. Авылларның административ-территориаль урыны, анда яшәгән халык турында белешмәләр дә китерелгән. Энциклопедиядә 457 торак пункты турында мәгълүмат бар.

Басмада Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа районнары хакында белешмә күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International