Кулы эш белгән югалмас: Бүген технология фәненнән олимпиада җиңүчеләрен хөрмәтләделәр

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Технология фәненнән олимпиадада җиңү өчен математика кебек төгәл фәннәр белән беррәттән, логик фикерләү һәм сөйләм культурасына ия булып үз проектларыңны яклый белергә кирәк. Технология укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Алмаз Рахманов ир балаларның эшләренә анализ ясап, катнашкан укучыларга, аларның остазларына рәхмәт белдерде. Ни кызганыч, технология фәнен тугыз мәктәп әллә ни кирәклегә санап тормаган, шуңа күрә катнашучылар саны узган ел белән чагыштырганда кимегән: быел 30 булса, узган ел 50 укучы катнашкан. Олимпиада ике көн дәвам итә, беренче көнне укучылар теория һәм гамәли күнекмәләрен күрсәтсә, кичә, 15 декабрь көнне үз куллары белән проектларын якладылар. Яхшы, актуаль эшләр белән беррәттән, иске форматта эшләнгәннәре дә бар. Богады мәктәбенең технология укытучысы Лениза Фәттахова кыз балаларның технологияне ни дәрәҗәдә белүләрен бәяләп чыгыш ясады. Кызлар арасында да олимпиадага катнашучылар кимегән, узган уку елында 34, быел 21 укучы бәйгегә килгән. Тест эшләреннән югары балл җыйган укучылар модельләштерү өлешендә түбәнрәк нәтиҗәләргә ирешә. Модельләштерү, ягъни технология дәресләрендә кием тегүне оештыру мәктәпләрдә авыр башкарыла,-диде Лениза Фәттахова. Чөнки күп мәктәпләрдә тегү машиналары юк. Әти-әнисе заманча тегү машинасы алып биргән кызларны гына укытучылар олимпиадага әзерли алалар.
Олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларны район мәгариф идарәсенең информацион коммуникацион технологияләр буенча методисты Эльвира Әнвәрова котлап, дипломнар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International