Рус теле олимпиадасының муниципаль этабында быелгы уку елында Актанышта барлыгы 120 укучы катнашкан. Иң күп катнашучылар саны VII сыйныфта – 39 укучы. VIII сыйныфтан үз белемнәрен 33 укучы сынаган, IX сыйныфтан – 20, X сыйныфтан – 14, XI сыйныфтан – 15 укучы. Бүген “Яшьлек” МҮдә үткән тантанада югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар хөрмәтләнде.
Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнарны район мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Гөлназа Имамразыева тапшырды.