УРТАК БӘЙРӘМ: "ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН" ГАЗЕТАСЫ ЧУРАКАЙ АВЫЛЫНДА БӘЙГЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘДЕ

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

 “Ватаным Татарстан” газетасы журналистлары, баш мөхәррир Гөлнара Сабирова җитәкчелегендә Актаныш районына килде. Татарстан Республикасының иң мәртәбәле газетасы вәкилләренең районыбызга сәфәренең төп максаты- мөхәррият үткәргән бәйге җиңүчеләрен тәбрикләү.
Моннан бер ел элек “Ватаным Татарстан” газетасы “Бу-минем туган авыл” бәйгесен игълан иткән иде. Чуракайдан Рамил Сәләхов “Игелекле авылдашым” номинациясендә җиңү яуласа, “Җир кешесе” номинациясендә Киров авылыннан Венера Сабитова беренче урынга лаек булды. Чуракай авылы мәдәният йорты сәхнәсендә газетаның баш мөхәррире Гөлнара Сабитова җиңүчеләрне хөрмәтләп, акчалата бүләк сертификатлары тапшырды.
- Бәйгегә бик күп материаллар килде. Җиңүчеләрнең эшләрен үтә дә кырыс жюри бәяләде. Шунысын әйтәсем килә, бер генә районнан да ике җиңүче булмады, бары Актаныштан килгән ике язмага гына комиссия бертавыштан уңай тавыш бирде. Рәхмәт сезгә авыл тормышын шулай бар нечкәлекләре белән яктыртканыгыз өчен!- диде Гөлнара Ильяс кызы.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов “Ватаным Татарстан” газетасына татар дөньясы һәм авыл тормышына зур игътибар күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. 

Чуракай мәктәбе директоры Рамил Сәләхов “Бу- минем туган авыл” конкурсына «Илнең терәге – ир-егеттә» язмасы белән катнаша. Язманың герое- авылдашларына, туган авылына һәрчак ярдәм итеп торучы Вәсим Вахитов турында мәктәп укучылары киң мәгълүмат бирделәр, презантация аша тормыш юлын күрсәттеләр. Вәсим Вахитов бәйрәмгә дип махсус кайткан иде. Авылдашларына җырлары аша да рәхмәт әйтте ул.

Чуракайлыларга "Ватаным Татарстан"лылар тагын бер бүләк алып кайткан, Татарстанның халык артисты, Г. Камал исемендәге академия театры актеры Әсхәт Хисмәт улы, виртуоз баянчы Булат белән җырлы-моңлы сәламнәрен тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International