Химия фәне буенча олимпиада җиңүчеләре билгеле

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Быел химия фәне буенча республика олимпиадасының муниципаль этабында Актаныш районыннан 33 укучы белемнәрен сынаган. Иң күп катнашучылар саны VIII сыйныфка туры килә. Барлыгы 16 укучы. Гомуми нәтиҗәләр буенча алар арасында җиңүчел булып Актанышның икенче санлы мәктәбеннән Рузилә Гайнетдинова танылды. Укытучысы И.Р. Вахитов. Муниципаль этап призеры Пучы мәктәбеннән Адилә Вахитова, укытучысы А.М. Вагизова.


Олимпиадада катнашкан тугыз IX сыйныф укучысы арасында җиңүче титулына ия булу өчен җитәрлек күләмдә балл җыючылар булмаган. Шулай да иң яхшы нәтиҗәне Теләкәй мәктәбе укучысы Раушан Әхмәтов күрсәткән. Укытучысы Г.А. Хәбиров.

 
X сыйныфтан олимпиада биремнәрен нибары өч мәктәп укучысы башкарган. Актанышның беренче санлы мәктәбе укучысы Рәмилә Габдрахманова җиңүче дип билгеләнгән. Укытучысы Э.Ф. Вәлиева.


XI сыйныфтан химия фәне олимпиадасында 5 укучы катнашып, гомуми нәтиҗәләр буенча җиңүче булып Актанышның беренче санлы мәктәбе укучысы Лилия Гәрәева танылды. Укытучысы Э.Ф. Вәлиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International