“Бу бит чын филармония!”

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Бүген Башкортстан республикасыннан килгән кунаклар “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасына аяк басканда, зур соклану белән нәкъ шушы сүзләрне кабатлады.


Ярты гасырлык тарихка ия “Агыйдел” ансамбле ут күршеләребезне милли ризыгыбыз чәк-чәк, дустанә елмаю һәм делегация вәкилләрен утырган килеш биергә мәҗбүр иткән җыр-моңнары белән каршы алды.


“Агыйдел”нең тарихы белән танышкан кунакларга ансамбль җыр-биюле композиция тәкъдим итте.

Башкортстан татарлары Актанышның йөзек кашы булган “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамблен алкышларга күмде. Җырчы-биючеләребезнең осталыгына таң калган делегатларны сәхнә костюмнары да шаккаттырды. Алар дәүләт ансамблен милли мәдәниятнең чагылышы дип атады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International