Актанышта республика олимпиадаларының муниципаль этап җиңүчеләрен хөрмәтләү дәвам итә

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Бүген “Яшьлек” мәдәни үзәгендә геология һәм химия фәннәре буенча олимпиадаларга нәтиҗәләр чыгарылып, җиңүчеләр һәм призерлар хөрмәтләнде. Методик берләшмә җитәкчеләре, фән укытучылары тарафыннан эшләнгән эшләргә анализ да ясалды.


Олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназа Имамразыева тәбрикләде һәм укучыларга республика этабында уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International