СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Актаныш районы җирлекләрендә шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт анализында антибиотик чыкмасын өчен куелган таләпләр, тәкъдим ителгән препаратлар(ВИДЕО)

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Бүген район Советының киңәшмәләр залында “Актаныш районы җирлекләрендә шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт анализында антибиотик чыкмасын өчен куелган таләпләр, тәкъдим ителгән препаратлар” темасына брифинг узды. Брифингка район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлмгәрәев җитәкчелек итте. 
Авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыклар сөтен җыю һәм тапшыруны оештыру, куелган максат, хәл итәсе мәсьәләләр турында Актаныш район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова таныштырды. Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Флүн кызы Насыйрова антибиотиклы сөт җыюны чикләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Актаныш районы җирлекләрендә шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт анализында антибиотик чыкмасын өчен куелган таләпләр, тәкъдим ителгән препаратлар хакында район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Хәниф улы Кадыйров, район ветеринария берләшмәсе лабораториясе җитәкчесе Ләйсән Глүс кызы Харисова сөйләде.
Актаныш сөт комбинатынында сөтләрне кабул итү, куелган таләпләр буенча Актаныш сөт комбинаты технологы Александр Игоревич Ноздрин мәгълүмат җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International