Мәдәният йортын ачу тантанасында Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Ачылу тантанасына килгән халыкны Кыш Бабай белән Кар Кызы сәламләде. Район мәдәният йорты сәнгатькәрләре, Богады халык театры, мәктәп укучылары әзерләгән музыкаль чыгышлар тантанага Яңа ел, бәйрәм төсмерләре өстәде. Мәдәният йортын котлап, Энгель Нәвап улы музыкаль аппаратуралар алу өчен сертификат бүләк итте.
Мәдәният йортына ремонтны Асыл Шәяхмәтов җитәкчелегендәге “ПМК-4” оешмасы егетләре башкарды. Алар агымдагы елның март аенда сүтү эшләренә тотынганнар иде. Мәдәният йортының түшәмнәре, түбәсе яңартылган. Тышкы як стеналары тышланган. Җылылык системасы өр-яңадан эшләнгән. Ут системасы көйләнгән. Янгынга каршы сигнализацияләр куелган. Зал, фойе яңартылган. Капиталь төзекләндерүгә программа нигезендә 15 миллионга якын акча бүлеп бирелгән. Шуның өстенә, мәдәният йорты 1,5 миллион сумлык грант откан. Грант акчасына мәдәният йортына яңа урындыклар, җиһазлар алынган. Пәрдәләр тектерелгән.
Россия Федерациясе “Мәдәният” милли проектының “Мәдәни мохит” программасы 1965 елда нигез салынып, 1969 елда ул кулланышка тапшырылган клубка яңа сулыш өрде. 260 урынга исәпләнгән залда бүген тәүге концертны “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле куйды.
Бүген Иске Богады җирлегендә олы вакыйга- авылның йөзе, бергәләп җыелу, бәйрәмнәрдә очрашу урыны булган мәдәният йорты ачылды. Ачылу тантанасында Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов катнашып, авыл халкын бу бәйрәм белән котлады, клубка тавыш җиһазлары алу өчен сертификат тапшырды.
.png)
ТЕРЛЕКЧЕЛЕК ЯҢАРЫШ КӨТӘ
Киләсе ел уңышына нигез булган бодай, арпа орлыклары бүген инде әзер. Терлекләргә азык мулдан: 12 мең тонна сенаж, 10 мең тонна силос, 1700 тонна печән, 5 мең тонна салам хәстәрләнгән. Тик азыкның составы гына зоотехник таләпләргә туры килми: моны район ветеринария берләшмәсе белгечләре анализлап күрсәтте. Азыкның энергия алмашы канәгатьләнерлек түгел, протеин күрсәткече түбән. Бу кимчелекләрне бетерү өчен азык составына көнбагыш сыгынтысы (жмых), рапс өстәргә кирәк.
Сыерларның кан анализы да мактанырлык түгел.
.png)
“Тамыр” хуҗалыгында район семинары узды – фоторепортаж.
Актанышта 21 нче тапкыр узучы Игелек марафонында 2020 ел хәйриячеләре билгеләнде. Мөслимдә яшәүче эшмәкәр, “Игелеккә бер адым” төркеме җитәкчесе Рүзәл Минһаҗев, шәхси эшмәкәр, “АльМиГа” кибетләр челтәре җитәкчесе Ралиф Фәхертдинов, “Теплосервис” җәмгыяте җитәкчесе Дилфат Нәгыймовка Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов “Алтын йөрәкле кеше” исемен һәм аның символикасын марафон барышында тантаналы шартларда тапшырды. Рәхмәт сезгә, хәйриячеләребез, кылган игелекле эшләрегез үзегезгә дә яхшылык булып әйләнеп кайтсын!
Бүген, 10 декабрь көнне, Актанышның икенче санлы мәктәбенә директор итеп Венера Хәева билгеләнде. Яңа җитәкчене коллективка район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәкъдим итте.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов "Игелек марафоны"на беренче булып ярдәм күрсәтте (ВИДЕОРЕПОРТАЖ).
Бүген район мәдәният йортында үткән Игелек марафоны дәвамында 2 215 414 сум ярдәм акчасы җыйналды. Әлеге игелекле гамәлгә районның оешма-предприятиеләре, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр, аерым гражданнар үз өлешен кертте.
“Актаныш муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Советы Аппараты җитәкчесе итеп Илшат Рәфит улы Вахитов билгеләнде. Әлегә кадәр Илшат Рәфит улы Актанышның 2 нче мәктәбен җитәкләде. Коллективка яңа җитәкчене Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов тәкъдим итте.
Район башлыгы Энгель Нәвап улы яңа җитәкчегә уңышлар теләде һәм йөкләнелгән бурычларны үти алачагына ышанычын белдерде.