ЯҢА ҖИТӘКЧЕГӘ ЯҢА УҢЫШЛАР: Актанышның икенче мәктәбе директоры булып Венера Хәева билгеләнде

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген, 10 декабрь көнне, Актанышның икенче санлы мәктәбенә директор итеп Венера Хәева билгеләнде. Яңа җитәкчене коллективка район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәкъдим итте.

Район Советы аппараты җитәкчесе булып билгеләнгән Илшат Вахитов үзе җитәкләгән Актанышның икенче санлы мәктәбе коллективына уңышлы эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде. Киләчәктә Яңа җитәкче белән берлектә мәктәпнең районда тоткан урынын, бүгенге абруен югалтмыйча яңа үрләр яуларга өндәде.

Венера Хәмәтнәсыйх кызы район педагогларына яхшы таныш: озак еллар сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта директор урынбасары булып эшләде, 1 апрельдән район Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкарды. Белеме-югары, гомуми эш стажы 23 ел, педагогик эш стажы да 23 ел. Гаилә хәле: кияүдә, ире Айдар Рәфкать улы белән бер ул тәрбияләп үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International