Бүген Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә “Тамыр” хуҗалыгында чираттагы карау узды.
ИГЕНЧЕЛЕКТӘ ТАМЫР НЫКЛЫ
«Тамыр» хуҗалыгы районда иң зур чәчүлек мәйданына ия хуҗалык. Уңдырышлы кара туфракның тәмен дә, файдасын да элек -электән күрә киләләләр. Игенчелеккә игътибар зур, элиталы орлыклар игү җайга салынган. Быел басу-кырлардан 127 мең тонна икмәк җыеп алганнар. Бер гектар мәйданнан игелгән икмәкнең уртача чыгышы 39, 4 центнерны тәшкил иткән. Хуҗалыкта хезмәт куючыларга бодайны 10 сумнан, арпаны 8 сумнан сату оештырылган. Ә сату бәясе бодайныкы 14 сум 50 тиен, арпа 11 сум 50 тиен. Бүгенге карау вакытында хуҗалык җитәкчеләре икмәкнең беркайчан да бу кадәр бәяләнгәне юк иде дип сөенечләре белән уртаклашты. Әйе, икмәк үстерү авыл хуҗалыгында сезонлы эш кебек тоелса да, язгы чәчүгә, урып-җыюга әзерлек ел әйләнәсе тукталмый. “Тамыр” хуҗалыгының Яңа Богады бригадасында техника ремонты инде тәмамлану алдында. Культиваторлар, тырма-чәчкечләрне бригада мастерскоенда механизаторлар үзара ярдәмләшеп төзәтәләр. Мастерской калай мич белән җылытыла, якты, чиста, эш урынында уңайлыклар тудырылган.
ТЕРЛЕКЧЕЛЕК ЯҢАРЫШ КӨТӘ
Киләсе ел уңышына нигез булган бодай, арпа орлыклары бүген инде әзер. Терлекләргә азык мулдан: 12 мең тонна сенаж, 10 мең тонна силос, 1700 тонна печән, 5 мең тонна салам хәстәрләнгән. Тик азыкның составы гына зоотехник таләпләргә туры килми: моны район ветеринария берләшмәсе белгечләре анализлап күрсәтте. Азыкның энергия алмашы канәгатьләнерлек түгел, протеин күрсәткече түбән. Бу кимчелекләрне бетерү өчен азык составына көнбагыш сыгынтысы (жмых), рапс өстәргә кирәк.
Сыерларның кан анализы да мактанырлык түгел. Район ветеринария берләшмәсе токсикологы Фәридә Хәйруллина 10 сыерның кан составын тикшергәннән соң бары икесенең генә канәгатьләнерлек булуын әйтте. Каротин түбән, каротинның аз булуы кальций, фосфор кебек микроэлементларның да кимүенә китерә. Белгечләр кичекмәстән “Тамыр” хуҗалыгында терлекләрнең ашату рационына төрле премикслар кертергә киңәш итә.
“Тамыр” хуҗалыгы җитәкчесе Ильяс Мирзаянов малларның һәрвакыт тук булуын әйтте, хәтта фермадагы терлекләргә кичтән салып калдырылган силос белән сенаж ашалып бетмәгәч, иртән түгәргә туры килгән.
Әмма хикмәт ашауның күп булуындамы икән? Тәмле ризыкны берәү дә калдырмый, тагын-тагын өстәтеп тә ашарга мөмкиннәр. Димәк, фән нигезләренә таяну, бүгенге терлекчелекне галимнәр өйрәткәнчә, белгечләр киңәш иткәнчә алып бару бер дә зыян итмәс иде. Сыерларның сәламәтлек халәте, азыкның тулы канлы булмавы терлекчелек продукциясе җитештерүгә тискәре йогынты ясый.
- “Тамыр” хуҗалыгының тәүлегенә 5 тонна гына сөт сатуы бик аз күрсәткеч,- дип фермалардагы эшчәнлеккә яңалыклар кертергә кирәклегенә басым ясады киңәшмәне җитәкләгән район башлыгы Энгель Фәттахов.
Энгель Нәвап улы караулар барышында һәрвакыт заманча алга карап эшләргә тәкъдим итә килде. “Тамыр”ның игенчелектәге күрсәткечләре югары булса да, терлекчелектә район буенча ахыргы позицияләрнең берсендә генә әле. Хуҗалыкның потенциалы зур, мал белгечләре дә тәҗрибәле, бары яңалыкка йөз белән борылырга кирәк.