АЛКЫШЛАР САГЫНДЫРГАН: БҮГЕН ИСКЕ БОГАДЫ МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ АЧЫЛДЫ

2020 елның 11 декабре, җомга

Бүген Иске Богады җирлегендә олы вакыйга- авылның йөзе, бергәләп җыелу, бәйрәмнәрдә очрашу урыны булган мәдәният йорты ачылды. Ачылу тантанасында Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов катнашып, авыл халкын бу бәйрәм белән котлады, клубка тавыш җиһазлары алу өчен сертификат тапшырды.
“Тамыр” хуҗалыгы җитәкчесе Ильяс Мирзаянов, Иске Богады җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов, төзекләндерү эшләрен башкарган “ПМК” оешмасы җитәкчесе Асыл Шәяхмәтов клуб ачылу тантанасы уңаеннан бәйрәмгә килүчеләрне тәбрик иттеләр.
Мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театры артистлары “Гөргөри кияүләре” спектакленнән өзек күрсәтеп халыкның сагынычлы алкышларына күмелде.
Район башлыгы Энгель Фәттахов тәкъдиме белән “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы Богады мәдәният сараеның яңа сәхнәсендә беренче булып концерт программасын тәкъдим итте. Богады авылында туып-үскән Татарстанның халык артисты Азат Хөсәенов та авылдашларын үзенең матур җырлары белән сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International