Актанышта Иске Богадыда капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачылды

2020 елның 11 декабре, җомга

Мәдәният йортын ачу тантанасында Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Ачылу тантанасына килгән халыкны Кыш Бабай белән Кар Кызы сәламләде. Район мәдәният йорты сәнгатькәрләре, Богады халык театры, мәктәп укучылары әзерләгән музыкаль чыгышлар тантанага Яңа ел, бәйрәм төсмерләре өстәде. Мәдәният йортын котлап, Энгель Нәвап улы музыкаль аппаратуралар алу өчен сертификат бүләк итте.

Мәдәният йортына ремонтны Асыл Шәяхмәтов җитәкчелегендәге “ПМК-4” оешмасы егетләре башкарды. Алар агымдагы елның март аенда сүтү эшләренә тотынганнар иде. Мәдәният йортының түшәмнәре, түбәсе яңартылган. Тышкы як стеналары тышланган. Җылылык системасы өр-яңадан эшләнгән. Ут системасы көйләнгән. Янгынга каршы сигнализацияләр куелган. Зал, фойе яңартылган. Капиталь төзекләндерүгә программа нигезендә 15 миллионга якын акча бүлеп бирелгән. Шуның өстенә, мәдәният йорты  1,5 миллион сумлык грант откан. Грант  акчасына мәдәният йортына яңа урындыклар, җиһазлар алынган. Пәрдәләр тектерелгән.

Россия Федерациясе “Мәдәният” милли проектының “Мәдәни мохит” программасы 1965 елда нигез салынып, 1969 елда ул кулланышка тапшырылган клубка яңа сулыш өрде. 260 урынга исәпләнгән залда бүген тәүге концертны “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле куйды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International