9 декабрь көнне “Батыр” универсаль спорт комплексында район оешма-предприятиеләре арасында волейбол чемпионатының ябылу тантанасы узды.
Чемпионат җиңүчеләре.
1 урын – “Иман” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе,
2 урын – «МНКТ» җәмгыяте,
3 урын – Актанышның 1 нче мәктәбе.
Актив уйнаучы командалар – Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты, Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе, УЭНКВД командалары.
Номинацияләрдә җиңүчеләр.
Иң яхшы пас бирүче – Илмар Исламов ( «Иман» ),
Иң яхшы һөҗүмче – Руслан Булатов (Актанышның 1 мәктәбе),
Иң яхшы сакчы – Ирек Мөхәммәтов (Актанышның 1 мәктәбе),
Иң яхшы уенчы – Ильяр Хисамов (Актанышның 1 мәктәбе),
Иң өлкән уенчы – Ленар Ибнеев (МНКТ).
Җиңүчеләрне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрикләп, алдагы ярышларда да уңышлар теләде.
“ИТК” оешмасы төзүчеләре беренчеләрдән булып Яңа елга әзерлек эшләрен башлап җибәрде. Коллектив егетләре күмәк төстә 57 бистәнең тавын төзи. Боз тавы инде өеп куелган. Кырыйларын дивар белән ныгытып чыгасы калган. Култыкса-диварны боз блоклардан ясыйлар. Карлы-сулы катнашма измә ролен үти. Төп чимал- Агыйдел бозы. Анысын “ИТК” оешмасына ярдәмгә килгән икмәк кабул итү предприятиесе егетләре кисеп бирә. Идел бозын ватмыйча алып кайту бер хәл, әле аны дөрес үлчәм белән төзелеш материалына әйләндерәсе бар. Анысын иң оста куллы төзүчебезгә ышанып тапшырдык, ди җитәкчеләр.
"Хакатон" "хакер" һәм "марафон" сүзләреннән алынган. Хакатонда катнашучы кыска гына вакыт эчендә нинди дә булса мәсьәләне чишәргә тиеш. Бүгенге хакатон "Актанышта мәгълүматлаштыру һәм цифрлаштыру проблемасы" темасын колачлады. Укучыларга бер сәгать дәвамында авыл хуҗалыгы, мәгариф, медицина яисә башка тармакларны цифрлы технологияләр аша таныту, эшчәнлеген оештыру буенча цифрлы продукт уйлап табу бурычы куелды.
Бүген Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында @aktanysh_gimnaziya цифрлаштыру юнәлешендә республикакүләм матбугат конференциясе узды.
Агымдагы елның декабрь башына Татарстан Росреестры тарафыннан 104 меңнән артык арест һәм тыю теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 33% ка күбрәк.
Кулга алу яки тыю турындагы язма ведомствога суд приставлары, суд һәм салым органнарыннан кергән документлар нигезендә күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертелә. Шул ук вакытта арест/тыю барлык күчемсез милек объектларына да, конкрет объектларга да салынырга мөмкин.
Кадастр исәбе һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәү турындагы 7300дән артык гариза Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасының экстерриториаль принцибы буенча 2020 елның башында кабул ителгән иде. Шунысы игътибарга лаек, гаризаларның 89% ы - милек хокукын теркәүгә, 11% ы-кадастр исәбенә кую, шулай ук бердәм исәп-теркәү процедурасы кысаларында күчемсез милекне рәсмиләштерү өчен бирелгән.
0 декабрьдә 13.00 сәгатьтә Татарстан Росреестры күчемсез милек объектларына арестлар-тыюлар салу һәм аларны бетерү мәсьәләләре буенча Instagram да турыдан-туры эфир уздырачак.
Туры эфир вакытында Татарстан Росреестры эксперты Дмитрий Броднев нинди документлар нигезендә арест салынырга яки тыюга, күчемсез милекне ничек тикшерергә, арест астында булу-булмавын тикшерергә; күчемсез милек объектыннан арестны ничек төшерергә; гражданга барлык бурычларны түләп бетерергә һәм үзеңә документ алып килергә-аны гамәлдән чыгару өчен Росреестрга документ алып килергә һ. б. турында сөйләячәк.
Россия Президенты Владимир Путин 2026 елның 1 мартына кадәр «дача амнистиясе»н озайту турындагы законга кул куйды. Закон 2020 елның 19 декабреннән үз көченә керә.
Белешмә: «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында «Федераль законның 70 статьясына һәм» РФ Шәһәр төзелеше кодексына һәм РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында «Федераль законның 16 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»2020 елның 8 декабрендәге 404-ФЗ номерлы Федераль закон.
Актаныш урманчылыгының участок җитәкчесе Альберт Гардиханов “Райондашларның теләкләрен кичә, 8 декабрь көнне Минзәлә урман хуҗалыгы җитәкчелегенә юлладык, тиздән Актаныш базарында үзебезнең район территориясендә үскән чырышыларны сата башлаячакбыз,”-диде. Бәяләргә килгәндә, чыршыга хак аның озынлыгына карап куелган: 1 метрлы чыршы 330 сум, 2 метрлысы 560 сум, 3 метрлысы 1080 сум, 4 метрлысы 1440 сум, 5 метрлысы 1640 сум. Оешма -предприятиеләр Минзәлә урман хуҗалыгына чыршы сорап гаризаларын юллый ала.
Актаныш муниципаль районы хуҗалыкларында сөт җитештерү узган ел белән чагыштырганда 17 тоннага якын арткан, 2019 елның 8 декабренә 154219 килограмм сөт савылса, быел бу көнгә гомуми күләм 170563 килограммны тәшкил итә.
Сөтчелек лидерлары- “Әнәк” агрофирмасы ( 2020 елда- 33909 кг, 2019 елда- 26559 кг), “Нигез” хуҗалыгы (2020 елда- 7513 кг, 2019 елда- 6510 кг), “Чишмә” хуҗалыгы (2020 елда- 11357 кг, 2019 елда- 9948 кг), “Чишмә” агрофирмасы (2020 елда- 33909 кг, 2019 елда- 4910 кг), “Башак” хуҗалыгы (2020 елда- 13475 кг, 2019 елда- 9875 кг).