АКТАНЫШНЫҢ СӨТ ЧИШМӘСЕН КЕМ АРТТЫРА, КЕМ ЮГАЛТА?

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Актаныш муниципаль районы хуҗалыкларында сөт җитештерү узган ел белән чагыштырганда 17 тоннага якын арткан, 2019 елның 8 декабренә 154219 килограмм сөт савылса, быел бу көнгә гомуми күләм 170563 килограммны тәшкил итә.

 Сөтчелек лидерлары- “Әнәк” агрофирмасы ( 2020 елда- 33909 кг, 2019 елда- 26559 кг), “Нигез” хуҗалыгы (2020 елда- 7513 кг, 2019 елда- 6510 кг), “Чишмә” хуҗалыгы (2020 елда- 11357 кг, 2019 елда- 9948 кг), “Чишмә” агрофирмасы (2020 елда- 33909 кг, 2019 елда- 4910 кг), “Башак” хуҗалыгы (2020 елда- 13475 кг, 2019 елда- 9875 кг).

Иң сөтләч сыерлар да, нигездә, шушы хуҗалыклар. “Әнәк”тә бер сыерга 25,1 кг, “Нигез”дә 25 кг, “Чишмә” хуҗалыгында 24,2 кг, “Чишмә” агрофирмасында 23, 4 кг, “Башак”та 20,7 кг сөт савалар.

Иң түбән җитештерү “Алга” хуҗалыгында, бер сыерга нибары 10,9 кг сөт туры килә. “Эконом”да 11,3 кг, “Саф”та 11, 4 кг, “Наратлы”да 12, 9 кг.

ТР селекция нәсел эше хезмәтенең Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Айрат Мөхәммәтдинов “Сөтчелектәге уңышларның нигезе- нәселле сыерлар”,- ди. Сөт продукциясен югары күләмдә җитештергән хуҗалыклар Голштин фриз токымлы таналар асрауга зур игътибар бирәләр. Генетикасы белән Америкадан булган әлеге сөтбикәләр елына 25 тоннага кадәр сөт бирергә сәләтле, ә гади сыерларныкы 4-5 тоннадан арта алмый.

Айрат Мөхәммәтдинов “Башак” хуҗалыгының сөтчелектә алга ыргым ясавын нәкъ менә нәселле сыерлар белән эшләүдә дип бәяли. Язын хуҗалык 150 баш кызыл сөт токымлы Дания сыерлары алып кайта. Таналарны зоотехник таләпләргә туры китереп карау-тәрбияләүне оештырганнар, нәтиҗәсе озак көттермәгән- бүген узган ел белән чагыштырганда хуҗалыкта 3600 кг артык сөт савыла. Әгәр 16 хуҗалык та сөт күләмен шушы күләмдә арттыра алса, Актаныш районы 57600 кг үсеш бирә алыр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International