Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта "Цифрлы икътисад өчен кадрлар" темасына матбугат конференциясе узды

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында @aktanysh_gimnaziya цифрлаштыру юнәлешендә республикакүләм матбугат конференциясе узды.
Актаныш гимназиясе республикада "Кадры для цифровой экономики" федераль проектын тормышка ашыруда катнаша торган бердәнбер мәктәп. Шулай ук гимназия-интернатта миллиардер Игорь Рыбаков һәм Екатерина Рыбакова оештырган Рыбаков Фондның республикада бердәнбер тәҗрибә мәйданчыгы (стажировочная площадка) урнашкан.
Гимназия-интернат директоры Рузилә Гарипова, директор урынбасары, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-лаборатория җитәкчесе, җәмгыять оештыручысы (организатор сообщества) Айдар Шәйхин, директорның цифрлаштыру юнәлешендә урынбасары Фирзәр Әюпов әлеге 2 юнәлештә 2020 елда алып барылган эшчәнлек турында матбугат чараларына хәбәр итеп таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International