Эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектлары һәм кулланучылар өчен анкета
https://aktanysh.tatarstan.ru/anketa-dlya-oprosa-subektov-predprinimatelskoy.htm
Event Интенсив: туристик проектларны эшләүчеләрне масштаблы укытуда катнашырга чакыралар
Белем бирү модуле 14 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр Zoom онлайн платформасында узачак
Event Интенсив – туристик проектлар авторларын һәм эшләүчеләрне укытуга юнәлдерелгән масштаблы проект. Президент грантлары фонды һәм «Татнефть» ГАҖ ярдәме белән оештырылган белем бирү программасы чаралар-территорияләрнең брендларын планлаштыру һәм тормышка ашыру, шулай ук туризм өлкәсендә эре инвентларны уздыру һәм алга сөрү кебек темаларны ачачак.
Мәскәүдә Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган «Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек брендларының беренче илкүләм конкурсына йомгаклар ясау тантанасы узды. 7 номинация буенча брендларның перспективалылыгын һәм потенциалын эксперт конкурс комиссиясе бәяләде, ә «Безне сайлыйлар» номинациясендә җиңүчеләрне 2020 елның 19 ноябреннән 2 декабренә кадәр узган бөтенхалык тавыш бирүендә халык билгеләде, тавыш бирүдә миллионнан артык кеше катнашты!
COVID-19 инфекциясенең югары куркынычы белән бәйле эпидемиологик хәлнең катлаулануын исәпкә алып, Россия Федерациясе хөкүмәте 14 декабрьдә гомумроссия гражданнарны кабул итү көне срокларын күчерү турында карар кабул итте. Кабул итү эпидемиологик хәл тотрыклы дип табылган чорга кадәр күчерелә.
Кабул итү көне һәм вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.
Шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Ленар Шәех IX «Ачык Евразия — 2020» әдәби конкурсының берьюлы ике номинациясендә: шигърият һәм хикәяләр жанры буенча шорт-бит исемлегенә кертелде. Татарстан вәкиленең әлеге конкурста тәүге тапкыр катнашуы түгел: 2017 елда ул хикәя номинациясендә икенче урынны яулады.
Ленар Шәех катнашкан шигърият номинациясенә — 300дән артык эш, хикәяләр номинациясенә 100 дән артык әсәр кабул ителгән, ә кыска исемлеккә иллешәр автор сайлап алынган.
Халыкара иҗади конкурсның 2020 елгы җиңүчеләре 2021 елның май аенда Лондонда узачак йомгаклау тантанасында игълан ителәчәк.
Иҗатташ дустыбыз Ленар, сине актанышлылар исеменнән ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
9 нчы декабрьдә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Ришвәтчелеккә каршы көрәш - һәркемнең намус эше. Шулай да аның җәмгыятебезне җимерүче, намуслылык, гаделлек төшенчәләрен юк итүче корал икәнлеген аңларга һәм үсеп килүче яшь буынга да шуны төшендерергә омтылабыз. Бүгенге яшьләрнең әлеге уңайдан кечкенәдән үк үз фикерләрен булдыру юнәлешендә төрле чаралар да эшләнә, конкурслар үткәрелә.
Актаныш районының ришвәтчелеккә катгый рәвештә каршы чыгуын бүген – 8 декабрьдә бәйгенең муниципаль этабында җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы да раслады. Ул район Советы бинасында оештырылып, чарага укучылар белән беррәттән, аларның мөгаллимнәре дә чакырулы иде.
Җиңүчеләрне Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, Актаныш муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алсу Вәлиуллина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Раниза Шакирова, идарәнең баш белгече Айрат Кәрамов тәбрикләде.
Бүген Район Советының утырышлар залында Актаныш муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш дүртенче утырышы узды. Утырыш эшенә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелек итте.
Актаныш район Советының дүртенче чакырылыш дүртенче утырышы ришвәтчелекне булдырмауда һәм ришвәтчелеккә каршы торуда район җирлегендә алыр барылган эшчәнлеккә багышланды.
Җирле үзидарә органнары эшендә коррупцион куркынычларны булдырмау турында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлеге баш киңәшчесе Александр Лохотской туры элемтәдә видеокүпер аша чыгыш ясады.
5 –7 декабрь көннәрендә Идел буе физик культура академиясе базасында көрәш буенча Россия чемпионаты узды. Чемпионатта Татарстан данын узган ел республика чемпионатында һәм быел Муса Җәлил турнирында җиңү яулаган көрәшчеләр яклады. Ярышларда Татарстан егетләренә тиңнәр табылмады.
Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча, киләсе елга узачак дөнья чемпионатында, Россия командасы данын яклаячак көрәшчеләр ачыкланырга тиеш иде. Ун үлчәүнең тугызында җиңү яулап, Татарстан егетләре бүген үк үз урыннарын алып куйды дияргә була.
Җиңүчеләр арасында Раббани Нургалиев, Илнар Закиров, Динар Кәримуллин, Рамил Синякаев, Ренас Кәлимуллин, Ранис Галимуллин, Илнар Галимов, Раил Нургалиев, Муса Галләмов, Фәрхәт Фәйзуллин кебек көрәшчеләребез бар.
Шунысы сөенечле, райондашыбыз Раббани Нургалиев көрәш буенча Россия чемпионатында дәрәҗәле беренче урынга лаек булды. Ул 60 килограмм авырлыкта җиңүче булып танылды.
Раббани Нургаливны ихлас күңелдән барлык Актаныш районы халкы исеменнән тәбрик итәбез! Алга таба да уңышлар телибез!
Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина Чаллы һәм Актаныш районында даруханәләрне дарулар белән тәэмин итүгә кагылышлы вәзгыять белән танышты.