9 нчы декабрьдә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Ришвәтчелеккә каршы көрәш - һәркемнең намус эше. Шулай да аның җәмгыятебезне җимерүче, намуслылык, гаделлек төшенчәләрен юк итүче корал икәнлеген аңларга һәм үсеп килүче яшь буынга да шуны төшендерергә омтылабыз. Бүгенге яшьләрнең әлеге уңайдан кечкенәдән үк үз фикерләрен булдыру юнәлешендә төрле чаралар да эшләнә, конкурслар үткәрелә.
Актаныш районының ришвәтчелеккә катгый рәвештә каршы чыгуын бүген – 8 декабрьдә бәйгенең муниципаль этабында җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы да раслады. Ул район Советы бинасында оештырылып, чарага укучылар белән беррәттән, аларның мөгаллимнәре дә чакырулы иде.
Җиңүчеләрне Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, Актаныш муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алсу Вәлиуллина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Раниза Шакирова, идарәнең баш белгече Айрат Кәрамов тәбрикләде.