СӨЕНЕЧЛЕ ЯҢАЛЫК: Ленар Шәех IX «Ачык Евразия – 2020» әдәби конкурсының финалисты

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Ленар Шәех IX «Ачык Евразия — 2020» әдәби конкурсының берьюлы ике номинациясендә: шигърият һәм хикәяләр жанры буенча шорт-бит исемлегенә кертелде. Татарстан вәкиленең әлеге конкурста тәүге тапкыр катнашуы түгел: 2017 елда ул хикәя номинациясендә икенче урынны яулады.

Ленар Шәех катнашкан шигърият номинациясенә — 300дән артык эш, хикәяләр номинациясенә 100 дән артык әсәр кабул ителгән, ә кыска исемлеккә иллешәр автор сайлап алынган.

Халыкара иҗади конкурсның 2020 елгы җиңүчеләре 2021 елның май аенда Лондонда узачак йомгаклау тантанасында игълан ителәчәк.

Иҗатташ дустыбыз Ленар, сине актанышлылар исеменнән ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International