Бүген Район Советының утырышлар залында Актаныш муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш дүртенче утырышы узды. Утырыш эшенә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелек итте.
Утырышның беренче көн тәртибе буенча Энгель Нәвап улы онлайн режимда сүзне Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлеге баш киңәшчесе Александр Валерьевич Лохотскойга бирде.Александр Валерьевич җирле үзидарә органнары эшендә коррупцион куркынычларны профилактикалау турында аңлатты.
Актаныш муниципаль районында 2020 нче елда үткәрелгән коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча эш турында Актаныш муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алсу Вәлиуллина хисап тотты.Коррупциягә каршы тору өлкәсендә законнарны бозу мәсьәләләре буенча хокук саклау, контроль-күзәтчелек органнары мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләрен Актаныш районы прокуроры урынбасары Заһертдинов Руслан Бәйрәмгали улы анализлады.
Актаныш муниципаль районы дәүләт хакимияте органнарының һәм хокук саклау органнарының коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыруда үзара хезмәттәшлеге турында Актаныш районы буенча Россия Эчке эшләр бүлегенең оператив эш буенча полиция җитәкчесе урынбасары Гайнуллин Илдар Мөхәмәтдин улы сөйләде. Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Сираева Лиана Рамил кызы Коррупциягә каршы тору максатларында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне цифрлаштыру мәсьәләләрен күтәрде. Конкурентлы сатып алуларны оештыру һәм коррупцияне булдырмау максатларында Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының сатып алулар бүлеге эшчәнлеге белән бүлек җитәкчесе Шакирова Алия Миндегали кызы таныштырды. Актаныш районы үзәк дәваханәсендә дә коррупциягә каршы һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше алып барыла диде ”Актаныш үзәк дәваханәсе” Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы Хәев Айдар Рәфгать улы.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов район Советының дүртенче чакырылышның чираттагы утырышын башлап җибәргәндә район Советы сессияләрен район тормышындагы мөһим мәсьәләләр чишелә торган җыен дип бәяләде. Район Советы сессиясенең төп контингенты депутатлар корпусын халык үзе сайлап, үзенә хезмәт итсен өчен юллый. Киңәшмәләрдә даими катнашучы җитәкчеләр артында хезмәт коллективлары, гади кешеләр. Җитәкчедән үрнәк алып, аның кайгыртуында эшләргә иде дә бит… Күп очракта әйдәүче булырга тиешле шәхесләрнең үз-үзләрен тотышы, халыкка мөнәсәбәте “Җитәкче-җитәкләүче, җитәкләп алга алып баручы” дигән гыйбарәгә бер дә туры килми.
Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчеләрнең тәрбиялелеге район тормышын билгеләвен тормыш мисалында аңлатты.