ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ир-ат автошиналар сату кагыйдәләре турында сорау белән мөрәҗәгать итте. Ул үзенең «тимер аты» өчен аяк киеме сатып алырга булган. Кибет сатучысыннан шиннарны маркировкалау уңаеннан ачык җавап ишетмәгән. Бу сорау белән ул территориаль орган белгечләренә мөрәҗәгать итте, анда аңа түбәндәгеләрне аңлаттылар.

2020 елның 1 ноябреннән Россиядә автомашиналар һәм автопокрышкалар белән сәүдә итүнең яңа кагыйдәләре кертелә: маркировкаланган товар белән генә сату итәргә була. 2020 елның 15 декабреннән маркировкаланмаган шиннар сату һәм аларны әйләнештән чыгару мөмкин түгел. Үзгәрешләр сатучыларга, шиномонтаж остаханәләре һәм ремонт станцияләре хуҗаларына кагыла.

8 декабрьдә 7.20 сәгатьтә «Татарстан радиосы» нда «Яңа көн» программасы чыгачак, анда Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары катнашачак.

Узган атнада Федерация Советы «дача амнистиясен» биш елга — 2026 елның 1 мартына кадәр озайта торган законны хуплады. Күчемсез милекне рәсмиләштерүнең яңа гадиләштерелгән тәртибенең нечкәлекләре турында Татарстан Росреестрының физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева һәм ТР буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина сөйләделәр.

КПРФ ҮК ның "Татарстан АССР төзелүгә 100 ел " истәлек медале белән татар көрәшен үстерүгә лаеклы өлеш кертүче райондашларыбыз бүләкләнде.

Гөлнара Сәяф кызы Мортазина, Айнур Илфат улы Әнвәров, Фәндил Мөнәвир улы Фәррахов, Мәгъсүп Мәгъфүрҗан улы Әхтәмов, Муллаян Әскать улы Исламовка юбилей медальләрен КПРФның Актаныш районы башлангыч оешмасының 1 нче секретаре Мөнир Газиз улы Гомәров тапшырды.

5 декабрьдә Актанышта күп тапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, М. Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров истәлегенә яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе узды.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Линар Гатин аңлатканча, яңа елдан, тәртип буенча, геодезик пунктка зыян килгән яки юк ителгән очракта, җир участогы милекчесе 15 календарь көн эчендә әлеге факт ачыкланганнан соң, Татарстан Росреестрына тиешле мәгълүмат җибәрергә тиеш. Бу хакта шулай ук геодезия һәм картографик эшләр башкаручы затларга хәбәр итәргә тиеш. Алар моны 15 көн дәвамында кыр геодезия һәм картографик эшләр тәмамланганнан соң эшләргә тиеш. Белешмәләр, үткәрелә торган геодезия һәм картографик эшләр санына карамастан, бер тапкыр хәбәр ителә.

Татарстан Республикасы президенты каршындагы “Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре” комиссиясе республиканың барлык мәктәпләре һәм балалар бакчалары арасында “Туган телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыручы иң яхшы мәктәп һәм балалар бакчасы” бәйгесен игълан иткән иде. Актаныш авылындагы “Гомуми үсеш бирүче 2 нче балалар бакчасы” “Туган телдә белем һәм тәрбия бирүне иң яхшы оештыра торган иң яхшы егерме балалар бакчасы” исемлегенә керде.

4 декабрьдә “Мәгариф” журналы “Тарих дәресе:ТАССРның 100 еллыгы”, “Яшел бишек”, “И мөкатдәс моңлы сазым”, “Федераль дәүләт стандартлары буенча иң яхшы дәрес” конкурсларына йомгак ясады һәм җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләде. Конкурсларда бик күп укытучылар катнашты, призлы урыннарны 32 белгеч алды.

Актаныш кадет интернат-мәктәбенең информатика һәм математика укытучысы Маликов Илназ Фәнис улы "Мәгариф" журналы редакциясенең "Минем ФГОС буенча иң яхшы дәресем" дигән һөнәри осталык конкурсында "Робототехника" номинациясендә җиңүче булды, Диплом һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

Илназ Фәнис улын котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Рәсәйкүләм биология олимпиадасының муниципаль этабында җиңүче укучылар бүләкләнде. Олимпиадада быел район мәктәпләреннән 86 укучы катнашып, шуларның 33 е җиңүче һәм призер булган!

“Яшьлек” мәдәни үзәгендә үткән тантанада югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар хөрмәтләнде.

Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнарны район мәгариф бүлеге идарәсе җитәкчесе Венера Хәева тапшырды.

Рәсәйкүләм физика олимпиадасының муниципаль этабында җиңүче укучылар бүләкләнде. Гимназия, Актанышның 1 нче һәм 2 нче, Яңа Әлем, Иске Сәфәр, Иске Байсар, кадет мәктәп укучыларының әзерлеге югары яктан бәяләнде.

“Яшьлек” мәдәни үзәгендә үткән тантанада югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар хөрмәтләнде.

Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнарны район мәгариф бүлеге идарәсе җитәкчесе Венера Хәева тапшырды.

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина Чаллы һәм Актаныш районында даруханәләрне дарулар белән тәэмин итүгә кагылышлы агымдагы вәзгыять белән танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International