БИОЛОГИЯ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БҮЛӘКЛӘНДЕ, СЕЗНЕҢ МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ДА БАРМЫ?

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

Рәсәйкүләм биология олимпиадасының муниципаль этабында җиңүче укучылар бүләкләнде. Олимпиадада быел район мәктәпләреннән 86 укучы катнашып, шуларның 33 е җиңүче һәм призер булган!

“Яшьлек” мәдәни үзәгендә үткән тантанада югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар хөрмәтләнде.

Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнарны район мәгариф бүлеге идарәсе җитәкчесе Венера Хәева тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International