4 декабрьдә “Мәгариф” журналы “Тарих дәресе:ТАССРның 100 еллыгы”, “Яшел бишек”, “И мөкатдәс моңлы сазым”, “Федераль дәүләт стандартлары буенча иң яхшы дәрес” конкурсларына йомгак ясады һәм җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләде. Конкурсларда бик күп укытучылар катнашты, призлы урыннарны 32 белгеч алды.
Актаныш кадет интернат-мәктәбенең информатика һәм математика укытучысы Маликов Илназ Фәнис улы "Мәгариф" журналы редакциясенең "Минем ФГОС буенча иң яхшы дәресем" дигән һөнәри осталык конкурсында "Робототехника" номинациясендә җиңүче булды, Диплом һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.
Илназ Фәнис улын котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!