ТЕЛ МӘККӘГӘ ИЛТЕР: “РОМАШКА” ТЕЛЛӘР ӨЙРӘТЕП МИЛЛИОНЕР БАКЧАГА ӘВЕРЕЛДЕ

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы президенты каршындагы “Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре” комиссиясе республиканың барлык мәктәпләре һәм балалар бакчалары арасында “Туган телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыручы иң яхшы мәктәп һәм балалар бакчасы” бәйгесен игълан иткән иде. Актаныш авылындагы “Гомуми үсеш бирүче 2 нче балалар бакчасы” “Туган телдә белем һәм тәрбия бирүне иң яхшы оештыра торган иң яхшы егерме балалар бакчасы” исемлегенә керде.

Халык арасында “Ромашка” исеме белән танылган балалар бакчасы мөдире Ләйсән Мәрдәнова “Әлеге җиңүебез коллективның, балаларның һәм әти-әниләрнең уртак хезмәт җимеше,- ди,- Бу юлы 500 мең сум күләмендә премия белән бүләкләндек. 2015 елда Татарстанның ике дәүләт теле – татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен 1 миллион сумга ия булган идек. Республиканың 102 балалар бакчасы арасында 50 бакча арасында хөрмәтләнү безгә алда тагы да тырышыбрак эшләргә этәргеч бирде. Бүген шушы тырышлыкның әҗерен күрәбез.”

2015 елда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика конкурсында җиңү яулаган “Ромашка” балалар бакчасы бу юлы да сынатмады. Составында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгариф үсеше институты вәкилләре булган конкурс комиссиясенә бакча җитәкчелеге катнашу гаризасы юллый. Мәртәбәле жюри шәһәрләргә һәм районнарга барып, сабыйларның татар һәм рус телләрен белү дәрәҗәсен урыннарда билгеләде.


“Ромашка” балалар бакчасының һәр төркем балалары ана телендә комиссия әгъзаларына шөгыль-дәресләр күрсәтте. Балалар белән саф татар телендә аралашып, телне белүләре, туган телдә фикерләү дәрәҗәсе тикшерелде. Сабыйлар татар әдипләренең шигырь- әкиятләрен сөйләп күрсәттеләр. балалар бакчалары программасына туры килә торган татарча җырлар башкардылар. Балаларның рәсем, кул хезмәте күргәзмәләре каралды. Балаларның телне ничек өйрәнүләреннән тыш тәрбиячеләрнең дә хезмәтләре барланды. Педагогларның рецензияләнгән проектлары, еллык эш планнары, перспектив, көнлек эш планнары өйрәнелде. Жюри балаларның бакчадагы режим вакытларының татарча оештырылуына бәя бирде. Берочтан ата-аналар белән бакча коллективының эшчәнлеге дә күздән кичерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International